Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндәге янгында хатын-кыз һәлак булган

Янгын Карл Маркс урамындагы 8нче йортның өченче катындагы фатирларның берсендә булган.

Төн уртасында күршеләр төтен күреп, янгын сүндерүчеләрне чакырткан. 3нче, 4 һәм 5нче катларда яшәүчеләр үзләре урамга эвакуацияләнгән.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр хезмәте янган фатир эченә үтеп кергәч, зал бүлмәсендә хатын-кызның янган гәүдәсен тапкан. Һәлак булучы – 44 яшьлек фатир хуҗасы.

Хәзерге вакытта янгынның барлык шартлары һәм сәбәпләре ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев