Яшел Үзәндә “Зеленый Дол” станциясе тимер юллары өстеннән җир өсте җәяүлеләр күперен урнаштырырга планлаштыралар
Эшләрнең бәясе 20,5 млн сум тәшкил итәчәк.
Бу хакта Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган тендердан күрергә мөмкин.
Документларга ярашлы, эшләрнең заказчысы - «Главтатдортранс» ГКУ. Учреждение күчү проектын төзүче, участокта геодезия эшләре үткәрүче, «РЖД» инженерлык коммуникацияләрен үзгәртеп коручы һәм конструкцияне җиһазлаучы подрядчыны эзли.
Моннан тыш, барлык эшләр алдыннан компания участокны геологик тикшерү оештырырга тиеш.
Әзер күперне 2024 елның 15 маена кадәр тапшырырга планлаштыралар. Аның озынлыгы баскычларны исәпкә алып, 115,1 метр тәшкил итәчәк, ә киңлеге өч метрга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев