Яшел Үзәндә хоккей буенча турнир узачак
1 мартта ир-атлар командалары арасында хоккей буенча Яшел Үзән районы башлыгы кубогы узачак.
Турнирда 4 команда катнашачак: «СТИК» (Яшел Үзән шәһәре, Татарстан Республикасының төнге лигасы), «Ледокол», «Водоканал» һәм «Ариада» (Волжск шәһәре, Марий Эл Республикасының төнге лигасы).
Турнир расписаниесе:
9.00 - Ледокол - Водоканал
9.50 - СТИК - Ариада
10.30 - 3нче урын өчен уен
11.30 - финал уены
12.20 - бүләкләү
Хоккей сөючеләрне һәм җанатарларны түбәндәге адрес буенча көтәбез: Мирный микр., Төзүчеләр проспекты, 62 йорт, "Метеор" спорт комплексы.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев