Яшел Үзәндә «Россиядә эш. Мөмкинлекләр вакыты 2025» чарасының региональ этабы уза
Ул бер үк вакытта илнең барлык төбәкләрендә узачак һәм «Кадрлар» милли проекты актив эш белән тәэмин итү федераль проекты кысаларында 2000нән артык мәйданчыкны колачлый.
Хәзерге дөньяда хезмәт базарында көндәшлек арта бара, һәм уңышка ирешү өчен, үзгәрешләргә әзер булырга һәм яңа шартларга җайлашырга кирәк. Эшкә урнаштыру ярмаркасы – эш эзләүченең мәнфәгатьләренә туры килә торган вакансия табу өчен менә дигән мөмкинлек.
Әлеге чарада берьюлы берничә эш бирүче белән әңгәмә узарга, хезмәт шартларын чагыштырырга, яңа һөнәрләр һәм ярдәм чаралары турында белергә, кызыксындырган сораулар бирергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев