Яшел Үзәндә коточкыч хәл
Эчке эшләр бүлегендә 36 җинаять теркәлгән. Шуларның 28е – шәһәрдә, 8е районда булган. 13 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 2 талау, 10 урлау, 20 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 очрак теркәлгән.
Энгельс урамында төнге берләр тирәсендә 42 яшьлек хатын-кызны ачыктан-ачык талаганнар. Көч кулланып алтын алкалары һәм 1500 сум акчасы алынган. Моны элек хөкемдә булган Яшел Үзәндә яшәүче 37 яшьлек хатын-кыз һәм Карамалы Тауда яшәүче элек хөкемдә булган 32 яшьлек ир кылган.
К.Маркс урамындагы кибеттән билгесез кеше 2889 суммасында ике төрле кофе урлап чыккан. Моның буенча элек хөкемдә булган 35 яшьлек яшел үзәнле шик астына алынган.
Яшел Үзәндә яшәүче 38 яшьлек хатын-кыз, акчасын саклап калуны тәкъдим иткән билгесез затларга ышанудан, 300 мең сум акчасыннан колак каккан.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев