Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә көмешкә куучыга 15 мең сум штраф салганнар

Яшел Үзән суды Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы юллаган административ эшне карады.

Эш материалларыннан күренгәнчә, агымдагы елның маенда Гагарин урамында яшәүче 46 яшьлек хатын үз фатирыннан «поллитровка» көмешкә саткан.

150 сумга баеп, гражданка РФ Административ хокук бозулар Кодексы маддәсенә эләгә. Көмешкә куучыга 15 мең сум штраф салганнар, әгәр ул законсыз кәсеп белән акча эшләвен дәвам итсә һәм ел дәвамында янә җинаять эше кузгатылса, аңа карата РФ Җинаять кодексының 171.4 маддәсе буенча эш кузгатырга мөмкиннәр.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы начальнигы Рифат Сөнгатуллин сүзләренә караганда, агымдагы елның 9 аенда хезмәткәрләр 110 тикшерү чарасы үткәргән. 114 хокук бозу очрагы ачыкланган, мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 200дән артык кисәтү игълан ителгән. Әйләнештән 5340 литр спиртлы продукция алынган. Инспекция материаллары буенча миллион 300 мең сумнан артык штрафлар салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев