Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә кабыргалары сынган, пневмоторакс булган шок хәлендәге ир-атны госпитализацияләгәннәр

14 – 20 июльдә эчке эшләр бүлегендә 45 җинаять теркәлгән.

Шуларның 37се – шәһәрдә, 8е районда булган. 15 җинаять ачылган. 14е – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 көчләү, 2 һөҗүм итү, 26 урлау, 12 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 очрак теркәлгән.

Энгельс урамында 64 яшьлек ирне билгесез зат кыйнаган. Кабыргалары сынган, пневмоторакс булган шок хәлендәге зыян күрүчене госпитализацияләгәннәр. Моны 27 яшьлек яшел үзәнле кылган.

Төзүчеләр проспектында билгесез зат 37 яшьлек ирнең, пычак белән куркытып, мобиль телефонын, банк карталарын, акчасын талап алган.

Комаров урамындагы 27нче йорт подъездында да 49 яшьлек хатын-кызның алтын әйберләре талап алынган. Әлеге ике җинаятьне дә Әлмәттә яшәүче 33 яшьлек ир кылганлыгы ачыкланган.

Осиновода яшәүче 43 яшьлек хатын-кыз хәбәр итүенчә, билгесез затлар өстәмә акча эшләү тәкъдиме белән аның 205 мең сум акчасын урлаган.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев