Яшел Үзәндә июнь аенда 40 алдау очрагы булып, әлегә берсе дә ачылмаган
Онлайн алдаучыларны тотуы авыр.
Хәзер мошенниклар эчке эшләр бүлеге статистикасын бозучыларның төп өлешен тәшкил итә. Аңлашыла да, ялганчыларга кешеләрне читтән торып алдау уңайлы.
Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, июнь аенда 40 алдау очрагы булып, әлегә берсе дә ачылмаган.
Компьютер мәгълүматларына законсыз керү фактлары буенча 31 җинаять эше кузгатылган.
Бу категория очракларын ачу иң авыры, чөнки, заманча техника мөмкинлекләрен кулланып, аферистлар Россиянең башка төбәкләрендә яшәп тә җинаятьләр кыла. Әлеге гражданнарны идентификацияләү, аларның төгәл урынын билгеләү һәм тоткарлау – эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең вакыты һәм ресурсы буенча иң кыйммәтле чаралар.
Күбесе кәрәзле телефоннар һәм Интернет челтәрен кулланып кылына. Иң киң таралган сәбәпләр булып банк картасы хисабына шикле операцияләр, социаль челтәрләрдә яки мессенджерларда битләрне вату, финанс биржаларында пассив табыш, шулай ук абонент номерына хезмәт күрсәтү килешүенең вакытын озайту тора. Аларның корбаннары исәбенә гражданнарның барлык яшь категорияләре керә.
Мисал өчен соңгы очракны да искә алу җитә. Шәһәрдә яшәүче 49 яшьлек хатын-кыз «Телеграмм» кушымтасын кулланып, өстәмә табыш алу нияте белән эш итеп, ялганчылардан 2063000 сум акчасын урлаткан.
Шуңа күрә, һәммәбезгә һәр очракны башта җентекләп тикшерергә кирәклеген онытырга ярамый. Онлайн ялганчыларны тотуы бик авыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев