Яшел Үзәндә яшәүче хатын-кыз мошенникларга ярты миллион сум акча күчергән
60 яшьлек пенсионер хатын-кыз, полициягә мөрәҗәгать итеп, чит кешеләрдән беренче шалтырату домофонны алыштыру тәкъдиме белән килгәнен сөйли.
Ул аны яңадан урнаштыру өчен түләргә ризалашканнан соң, аңа төрле номерлардан шалтыратулар килә башлаган.
Янәсе Росфинмониторинг хезмәткәрләре аның счетларыннан Украина Кораллы Көчләре ихтыяҗларына санкцияләнмәгән акча күчерүләр бара, дип хәбәр иткән. Бу гамәлләрне туктату өчен, хатын-кызга барлык булган тупланмаларны куркынычсыз счетка күчерергә киңәш иткәннәр. Зыян күрүче, үгетләүләргә бирелеп, мошенникларга 500 мең сум күчергән.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы «Мошенниклык» маддәсендә каралган билгеләр буенча җинаять эше кузгатылган.
Җинаятьчеләрнең телефон номерлары Мәскәү, Алтай һәм Краснодар төбәкләрендә теркәлгән.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы кисәтә:
- таныш булмаган кешеләрдән килгән барлык мәгълүматны тикшерегез;
- сезгә таныш булмаган кешеләр тәкъдим иткән нинди дә булса гамәл кылганчы, якыннарыгыз белән киңәшләшегез.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев