Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүче эзтабар Рәхимулла Гарифуллин безнең шәһәр белән бәйле булган һәм Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткән шәхесләр турында материаллар тәкъдим итүен дәвам итә

Чынлыкта да, алар бик кызыклы һәм шул ук вакытта күренекле кешеләр.

Бу юлы ул бөек конструктор Александр Ганичев турында сөйләми булдыра алмады. Техник даһи, залп утының реактив системалары сериясен башлап җибәрүче, «Град», «Ураган», «Смерч» системалары авторы һәм ниһаять XX гасыр Ломоносовы Александр Ганичевның хезмәт биографиясе Серго исемендәге завод белән дә бәйле. Ул биредә 1942 елдан алып 1944 елга кадәр бюро җитәкчесе булып эшләгән. Әйтергә кирәк, сугышның иң кызган чорында ул шушы оборона предприятиесендә чыныккан, тәҗрибә туп­лаган һәм тарихында эз калдыр­ган.

Тормыш Александр Никитович Ганичевка якты 64 ел бүләк итә, шуларның 38ен ул туган предприятиесенә – Туладагы фәнни-тикшеренү институтына багышлый. Монда күренекле корал ясаучы бүлек җитәкчесе урынбасарыннан баш конструкторга, генераль директорның фәнни эшләр буенча урынбасарына кадәр юл үтә.
Өч дистә ел эшләү дәверендә Александр Ганичев җитәкчелегендә 67 төр артиллерия гильзасы серия­ле җитештерүгә куела.

25 ел эчендә, Александр Никитович предприятиенең баш конструкторы булып хезмәт иткәндә, аның катнашында 10нан артык югары нәтиҗәле РСЗО (реактивная система залпового огня) эшләнә һәм кораллануга тапшырыла, алар арасында «Град», «Ураган», «Смерч» һәм аларга реактив снарядлары бар. Александр Ганичев тарафыннан тәкъдим ителгән фәнни идеяләр һәм конструкторлык карарлары Россиягә РСЗО өлкәсендә хәзерге вакытта да лидер булырга мөмкинлек бирә.


Бөек Ватан сугышы башланганда, Ганичевка 23 яшь була. Ул фронтка ыргыла. Уң күзе булмаганга (балачакта бәхетсезлек очрагы аркасында югалта) алмыйлар. Әмма ул дары исен иснәми калмый, пат­рон заводында конструктор була, чөнки сугыш алдыннан Тула индустриаль механика техникумын тәмамлый.


1941 елда, немецлар Тулага якынлашканда, завод­ны Новосибирскига эвакуациялиләр. Җитештерү тәүлек әйләнәсе бара. 12-15 сәгатьлек смена, салкын баракта черем итеп алу һәм тагын цехта. Ә инде сугышның соңгы еллары Яшел Үзән заводында уза. Анда да йокысыз төннәр һәм булачак галимгә яңа үрләр яуларга юл салынулар...
Ул тыныч елларда да «Хезмәттә дә сугыштагы кебек» принцибын саклап кала. 64 яшьтә вафат була. Шундый кыска гомер һәм нинди кыйммәтле мирас, ул илнең иминлеген күпме еллар дәвамында тәэмин итә.
БМ-21 сериясе чыгарылган вакытта Совет Армиясенә генә 6536 хәрби машина җитештерелә. Экспорт өчен тагын – 646. 1995 елда, серияле җитештерү тәмамланганнан соң, 2 меңнән артык БМ-21 хәрби машинасы дөнья­ның 50 илендә була. А. Н.Ганичев исемендәге «Сплав» АҖендә барлыгы 3 млн. төрле реактив снаряд чыгарыла. Бүген «9К51М Торнадо-Г» яңа реактив системасы «Град»ның турыдан-туры дәвамчысы. Төп аермасы –
спут­ник навигациясе һәм баллистик күрсәткечләрне исәпләү компьютеры идарә итүне камилрәк итә.
Күпме төр хәрби корал авторы һәм бөек галимнең хезмәтләре хәзер дә югары бәяләнә һәм бу юнәлештәге җитештерүләрнең асылын тәшкил итә.

Ганичевны юкка гына XX гасыр Ломоносовы дип атамыйлар. Бу ике бөек галимне сирәк очрый торган тырышлык һәм шундый ук уникаль тыйнаклык аерып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев