Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүче 13 яшьлек яшүсмернең мәктәптә башына зыян китергәннәр

3 - 9 мартта ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте 993 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 623е – шәһәрдән, 370е районнан булган. 508 кешене госпитализацияләгәннәр: 335е – шәһәрдән, 173е – районнан.

Осиновоның Садовая урамында билгесез кешеләр кыйнап, баш мие җәрәхәтләнгән 51 яшьлек иргә медик­лар ярдәме таләп ителгән.

Мәктәптә йодрык белән сугудан башына зыян килгән Комаров урамында яшәүче 13 яшьлек яшүсмер янына чакыру алынган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.

Осиновоның Шуравин урамында аягын билгесез эт тешләгән 7 яшьлек кызга, Луговая урамында кулбашын билгесез эт тешләгән 45 яшьлек иргә ярдәм күрсәтелгән. Зыян күрүчеләр хирургия бүлегенә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев