Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә электр велосипеды аркасында янгын чыккан

24 - 30 мартта янгын сүндерүчеләр 19 чакыру кабул иткән.

Шуларның 10ысы ялган булган. 5 янгын очрагы теркәлгән.

Васильевоның «Здоровье» бакчачылык җәмгыятендәге өйдә янгын, билгесез затларның ут белән саксызлыгыннан чыккан. Нәтиҗәдә, өйнең 16 квадрат метрына зыян килгән.

Засорин урамының 16нчы йортындагы фатирда янгынның электр җиһазыннан файдаланганда кагыйдә бозудан чыккан булуы ихтимал. Бу очракта кухняда зарядкага куелган электр велосипедының аккумулятор батареясы янган, стеналар корымланган.

Васильевоның Октябрь урамындагы гаражда да янгынның электр җиһазыннан файдаланганда кагыйдә үтәмәүдән чыккан булуы бар. Нәтиҗәдә, әйберләр янган, гаражның 5 квадрат метрына зыян килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев