Яшел Үзәндә, двигателенә ут кабып, автомобиль янган
Узган атнада янгын сагы хезмәтенә 9 чакыру килгән.
Шуларның 2се ялган булган. 2 янгын очрагы теркәлгән.
Шәһәрнең Новостроительная урамындагы гаражда, электр җиһазыннан файдаланганда саксыз булу янгын чыгуга китергән. Бу очракта гараж эчендәге бойлер һәм 3 квадрат метр мәйданда стена янган.
Засорин урамында 23 яшьлек егет «ВАЗ» автомобилен кабызганда двигателенә һәм салонына ут капкан. Нәтиҗәдә, автомобиль тулысынча янып беткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев