Яшел Үзәндә бер ир дебаркадердан суга төшеп киткән
Яшел Үзәндә дебаркадердан суга төшеп киткән ирне коткарганнар
112 ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номерына Яшел Үзәннең Заводская урамындагы пристань дебаркадерыннан ир-атның суга төшүе турында хәбәр килә.
Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
52нче номерлы ПСЧ хезмәткәрләре килгән вакытта ир хәлсез була. Янгын сүндерүчеләр аңа аркан ташлый.
Курыккан, туңган ир кеше бары тик: «мин хәзер үләм», - дип кенә кабатлый, ләкин коткару җайланмасын эләктерергә үзендә көч таба. Зыян күрүчене ярга чыгаралар.
Табиблар аңа шок, туңу һәм баш мие селкенү диагнозын куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев