Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Аналар мәктәбе» кысаларында чираттагы лекция узды

Бүген Яшел Үзәннең 1нче балалар поликлиникасында «Аналар мәктәбе» («Школа матерей») кысаларында Республика матди ярдәм үзәгенең Яшел Үзән муниципаль районындагы бүлеге һәм Граждан хәле актларын теркәү органы белгечләре лекция үткәрде.

Чараның кунаклары – Яшел Үзән ЗАГСының баш белгече Ләйлә Хәбирова һәм Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге, Яшел Үзән муниципаль районының 21нче бүлеге белгече булачак әниләргә балаларга социаль гарантияләр, түләүләр, документлар рәсмиләштерү, ЗАГС реестры порталы ярдәмендә исем сайлау һ.б. турында сөйләде.

Тулырак Рәзилә Хәйретдинова язмасында укырсыз.

Әлегә Чулпан Гыйсмәтуллинаның видеосын тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев