Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Аҗаган» уеннары узды

Шәһәребезнең 5нче гимназиясендә 1-4нче сыйныф укучылары өчен «Аҗаган» спорт-интеллектуаль уены үткәрелде.

Катнашучыларга берничә мавыктыргыч этап узарга кирәк иде. Барысы да төз атудан башланды, анда һәркем үзенең төгәллеген һәм җитезлеген күрсәтә алды. Аннары балалар снаряд күчерү буенча күнегүләрдә үзләренең булганлыкларын сынады, һәр команда бердәмлеген исбатлады.
«Мина кыры» уенында катнашучыларны игътибарлылык һәм тактик фикерләүне күрсәтүне, ә «змейка» дигәне балалардан реакция һәм хәрәкәтләрне координацияләүне таләп итте, чөнки тиз темп­та катлаулы курс узарга кирәк иде.

Ярышлар дустанә мохиттә узды, командалы эшнең, спорт әзерлегенең һәм Ватанга мәхәббәтнең мөһимлеген ассызыкладылар. Һәр катнашучы истәлекле медальләр, ә иң мөһиме – онытылмаслык тәэсирләр һәм бәйрәмдә катнашу шатлыгы алды.

Һәрберебезнең балачактагы «Аҗаган» уеннары күңеленә сеңеп калган. Рухи ныклыкны, команда бердәмлеген һәм физик көчне сынаучы бу хәрби-спорт уеннары әле дә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев