Яшел Үзәндә 74 яшьлек ир-атның мәете табылган
Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 45 җинаять теркәлгән.
Шуларның 37се – шәһәрдә, 8е районда булган. 10 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 үтерү, 20 урлау, 14 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 4 очрак теркәлгән.
Зеленая урамындагы фатирда 74 яшьлек хуҗасының мәете табылган. Суд-медицина экспертизасы аның тәнендә сынган урыннар тапкан.
Комаров урамындагы йорт фатирында Әлмәттә яшәүче, МХОда катнашып, яраланганнан соң тернәкләнү узучы 39 яшьлек ирнең, бер төркем ир, физик көч кулланып, 16 мең сум акчасын талаган һәм аның исеменә 94 мең сумга кредит картасы алган. Моны 24 һәм 34 яшьлек яшел үзәнлеләр кылган.
61 яшьлек яшел үзәнлене билгесез зат алдаган. Нәтиҗәдә, аның рөхсәте белән хатыны төрле абонент номерларына һәм билгесез затларның банк карталарына 579 мең сум акча күчергән.
Фото: © Абдул Фархан / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев