Яшел Үзәндә 49 яшьлек ирнең корсагына пычак кадаганнар
12 – 18 майда Яшел Үзәндә эчке эшләр бүлегендә 28 җинаять теркәлгән.
Шуларның 18е – шәһәрдә, 10ысы районда булган. 8 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 2 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 2 талау, 11 урлау, 10 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 очрак теркәлгән.
Столичная урамында спиртлы эчемлек куллану шешәдәшләр арасында ызгыш чыгарган. Нәтиҗәдә, 49 яшьлек ирнең корсагына пычак кадалган. Моның буенча 53 яшьлек яшел үзәнле шик астына алынган.
Осиновода яшәүче 53 яшьлек хатын-кыз хәбәр итүенчә, аның Ленин урамындагы фатирыннан 38 яшьлек ир 270 мең сум акчасын урлаган.
74 яшьлек хатын-кыз, акчасын куркынычсыз урында сакларга тәкъдим иткән билгесез затларга ышануы сәбәпле, 438 мең сум акчасыннан колак каккан.
«Күзәтү» операциясе барышында хокук сакчылары Гоголь урамында 42 яшьлек хатын-кыз йөртүендәге «Хавал» автомобилен (каршеринг) шикләнеп туктаткан. Тоткарлау барышында 39 яшьлек пассажир наркотиклы төргәген ыргытып котылмакчы булган.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев