Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә 48 яшьлек ир балигъ булмаган кызны көчләгән

Узган атнада Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә 31 җинаять теркәлгән.

Шуларның 24е – шәһәрдә, 7се районда булган. 5 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 2 көчләү, 6 урлау, 20 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 очрак булган.

Яшел Үзәндәге бер йорт фатирында 48 яшьлек ир балигъ булмаган 15 яшьлек кызны көчләгән.

40 яшьлек хатын-кыз хәбәр итүенчә, билгесез зат, инвестицияләү тәкъдиме белән аның 2975000 сум акчасын урлаган.

Осиновода яшәүче 41 яшьлек хатын-кыз исеменнән билгесез зат кредит килешүе төзегән. Нәтиҗәдә, аның 696529,88 сум бурычы җыелган.

Столичная урамында 32 яшьлек ир йөртүендәге автомобиль туктатылган. Тикшерү барышында аннан 11,32 грамм гашиш табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев