Яшел Үзән «Водоканал»ына («ЗВКС» АҖ) Иделне пычраткан өчен 33,2 млн. сум штраф салынган
Кем пычраткан – шул түли!
Бу хакта табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Родионова хәбәр итә.
– Без даими рәвештә табигатьтән файдаланучыларны җиһазларны модернизацияләргә һәм табигатькә тискәре йогынтыны киметергә чакырабыз. Әйләнә-тирә мохитне пычрату оят кына түгел, кыйммәт тә. Кызганыч, барысы да безнең сүзләрне тыңламый һәм нәтиҗәдә законлы җаваплылыкка тартыла. Мәсәлән, «ЗВКС» АҖ Росприроднадзорның агынты суларда зарарлы матдәләр нормативларын үтәүне тәэмин итү боерыгын гамәлгә ашырмый. «Водоканал» Зеленодольск шәһәрендә һәм Татарстан Республикасының Васильево бистәсендә эшли. Кабат тикшерү вакытында агынты суларда пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясе шактый артуы теркәлгән, алар предприятие чистарту корылмаларыннан Иделгә эләгә һәм елгага зыян китерә. Без хокук бозучыны җаваплылыкка тарттык һәм табигатькә китерелгән зыянны 33,2 млн. сумнан артык күләмдә түләүне таләп иттек. Тикшерү материалларын караганнан соң, суд безнең дәгъваны тулысынча канәгатьләндерде.
Кем пычраткан – шул түли!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев