Яшел Үзән водоканалы - «Чиста су» номинациясендә шәһәр хуҗалыгы профессионалларының V Бөтенроссия премиясе җиңүчесе
Бәйгегә быел Россиянең 40 төбәгеннән 940 гариза бирелгән иде. Катнашучылар арасында - Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Архангельск, Барнаул һәм илнең күп кенә башка шәһәрләренең водоканал оешмалары.
Номинантларны түбәндәге критерийлар буенча бәяләделәр: цифрлы технологияләр, яңалыклар, сыйфатлы күрсәткечләр, мәгълүмати ачыклык һәм халык белән хезмәттәшлек.
Беренче урын өчен диплом ЗВКС генераль директоры Ренат Җәләловка бирелде. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә "Бердәм Россия" партиясенең Үзәк башкарма комитетында узды.
Видео: ЗВКС
Фото: ЗВКС телеграм каналындагы видеодан скрин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев