Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты (ЗМК) элеккеге «Роналд Макдоналд йорты»нда балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрде

Комбинат Республика клиник хастаханәсендә озак вакыт дәваланучы балаларны Яңа ел белән котлады

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты Казандагы Балалар Республика клиник хастаханәсе каршындагы «Гаилә бергә» («Семья вместе») хәйрия фондының бушлай гаилә йортында яшәүче балалар өчен яңа ел бәйрәмен оештырды. Биредә хәзерге вакытта ата-аналары белән бергә Республика балалар клиник хастаханәсендә авыр һәм озак вакытлы дәваланучы 24 бала бар.

Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән кызыклы яңа ел программасы оештырылды. Балалар конкурсларда катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр һәм җырладылар. Тылсымчының Яңа ел тылсымы элементлары белән якты һәм мавыктыргыч чыгышы программаның үзәге булды.

Бәйрәм ахырында һәр бала татлы Яңа ел бүләге, ә ата-аналар - предприятиедән сөт продуктлары алды. Шулай ук Гаилә йорты җитәкчелеге үтенече буенча ЗМК су фильтрлау өчен картриджлар җыелмасы бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев