«Яшел Үзән» сөт эшкәртү комбинаты генераль директоры яшел үзәнлеләрне Корбан гаете белән котлады
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Сезне чын күңелемнән мөселманнарның зур бәйрәме – Корбан гаете белән тәбрик итәм! Корбан һәр йортка иминлек, шатлык, Аллаһның рәхмәтен алып килсен!
Корбан бәйрәме Ислам динендәге халыкларның рухи-әхлакый сыйфатларын, тарихи традицияләрен һәм милли гореф-гадәтләрен гәүдәләндереп, кешеләрне күркәм эшләргә, игелекле гамәлләргә, башка дин вәкилләрен бер-берсен хөрмәт итәргә чакырган бәйрәм ул. Аллаһ Тәгалә барлык күркәм гамәлләребезне кабул итеп, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен бирсен.
Изге Корбан бәйрәме һәрберебез күңеленә иман нуры өстәсен, һәр гаиләгә иминлек, мәхәббәт, мәрхәмәт һәм бәрәкәт, бәхет һәм муллык китерсен. Чалган корбаннар, кылган догалар кабул булсын.
Әүфәр Галиев,
«Яшел Үзән» сөт эшкәртү комбинаты генераль директоры
Реклама хокукында
Фото: «ЯҮ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев