Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән шәһәре прокуроры вазифасына юстиция өлкән киңәшчесе Шепелев Дмитрий Николаевич билгеләнде.

1971 елның 4 апрелендә Казан шәһәрендә туган.

1993 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын «Хокук белеме» белгечлеге буенча тәмамлый.

Прокуратура органнарында хезмәтне 1993 елда Казанда 9351нче хәрби частьтә прокурор ярдәмчесе вазифасында башлый.

1993 - 2000 елларда – 9351нче хәрби частьтә прокурор ярдәмчесе, Казан шәһәре.
2000 - 2001 елларда – 9351нче хәрби частьтә прокурорның өлкән ярдәмчесе.
2001 - 2002 елларда - Татарстан Республикасының махсус режим объектларында законнарның үтәлешен күзәтү буенча Казан прокурорының өлкән ярдәмчесе.
2002 - 2010 елларда - Татарстан Республикасының махсус режим объектларында законнарның үтәлешен күзәтү буенча Казан прокуроры урынбасары.
2010 елда - Татарстан Республикасы Сарман районы прокуроры урынбасары.
2010 елдан 2014 елга кадәр - Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Вахитов районы прокуроры урынбасары.

2014 елдан 2018 елга кадәр - Татарстан Республикасының махсус режим объектларында законнарның үтәлешен күзәтү буенча Казан прокуроры.
2018 елдан 2023 елга кадәр - Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре прокуроры.


Ул Россия Федерациясе Генераль прокурорының Рәхмәт хаты (1996), Россия Федерациясе Генераль прокурорының кыйммәтле бүләге (2012), «Кимчелексез хезмәт өчен» күкрәк билгесе (2016) белән бүләкләнгән.

Бүген Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков яңа билгеләнгән җитәкчене шәһәр прокуратурасы коллективына һәм Яшел Үзән муниципаль районы активына тәкъдим итте.

Элегрәк Яшел Үзән шәһәре прокуроры вазыйфасын башкарган Сергей Егоров тиешле еллар эшләп, отставкага чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев