Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы гарип бала хокукларын яклый
Бер ханымның мөрәҗәгате буенча Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы инвалид балаларны социаль яклау мәсьәләсе буенча тикшерү үткәрде.
Мөрәҗәгать итүченең 13 яшьлек улы тумыштан гарип икәнлеге билгеле. Аңа 2023 елның языннан бирле электр кресло-коляскасы бирелмәгән. Прокуратура судка РФ Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлегенә дәгъва белән мөрәҗәгать итте, балага кирәкле техник тернәкләндерү чарасы бирүне таләп итте. Прокуратура җавабы акты карау стадиясендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев