Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районыннан 100 яшьлек сугыш ветераны: «Бер дә картаясы килми бит…»

Яшел Үзән районының Әйшә авылында гомер итүче Әхәт Латыйпов түземсезлек белән Җиңү көнен көтә. Бар теләге – исән-имин килеш дөньяга тынычлык алып килгән 9 Май көнен күрү. 100 яшен тутырса да, картаерга ашыкмый, тормышны яратып яши ул. Кадерле картлыгы өчен 72 яшьлек кызына рәхмәтле йөзьяшәр.

Әхәт абый хәрби хезмәткә 1942 елда – 17 яшендә чакырыла. Башта аларны Суслонгерда укыталар.1943 елның мартында фронтка җибәрәләр.

– Фронтка кергәндә, Курск дугасында көчле бәрелешвакыты иде. Без өч тәүлек буе бертуктаусыз сугыштык. И-и, ул чакларны онытам дисәң дә онытырлык түгел инде... Йөз яшемә җиттем, ә менә сугыш афәте уйдан чыкмый, – ди Әхәт абый. – Курск дугасы янында мин бик каты яраландым, контузия алдым. Бик озак вакыт колагым ишетмәде һәм күзләрем начар күрде. Табиблар мине ике ай буе дәвалады. Кабат фронтка кермәкче идем дә, кертмәделәр. Өйгә кайтарып җибәрделәр. Авылга кайткач, колхозда эшли башладым. Чистай техникумында укып чыктым. Озак еллар АТПда эшләдем. Эшемдә кирәклегемне һәм дәрәҗәмне тоеп хезмәт куйдым, гаиләмдә дә кадерле ир һәм яраткан әти булып яшәдем.

Кызы Эльмира апа 2003 елда әти-әнисен үз янына – Яшел Үзән районының Әйшә авылына күчерә.

– Без үзебез Әлки районының Алпар авылыннан. Әти белән әни олыгайгач, аларны үз янымда тотасым килде. Бик матур яшәде алар. Кызганыч, әниебез Әнвәрия ике ел элек бакыйлыкка күчте. Коронавирус чыкмаган булса, әнием яши иде әле. Шул зәхмәт чир әрәм итте аны, – дип искә ала Эльмира апа.

Әхәт абый белән Әнвәрия апа тигезлектә 76 ел яшәп кала.

– Әнием 16 яшендә, сугыштан яраланып кайткан 21 яшьлек әтиемә кияүгә чыккан, – ди кызлары. – Без җиде бала үстек. Ике туганым кечкенә вакытта вафат булган, тагын ике ир туганымның да язмышы аянычлы булды.  Берсе – 26 яшендә, икенчесе 40 та фаҗигагә юлыгып вафат булды. Без өч туган – өч кыз гына калдык.

Эльмира апа кечкенәдән әтисенең тәнендәге яраларын күреп үскәнен сөйли. Бөтен аркасы тишкәләнеп беткән була аның.

– Без бала-чагага кызык иде инде. Нигә алай булганын сорап, әтине аптыратып бетерә идек. Ә ул безгә барысын да ипләп кенә аңлатыр иде... Ул әле дә вакыт-вакыт сугыш хәлләрен искә төшерә. Бик озак җәяү барганнарын, аяклары шешенеп, канап беткәнне дә сөйли. Авырлыккүрсә дә, Аллаһы Тәгалә аңа гомерне кызганмаган, – ди кызы. –   Заманында әти белән әни, бәхет эзләп, Ташкенткада чыгып киткән була. Анда киткәч, әти бик авырый башлый. Табиблар климат килешмәгәнлеген әйтә, яхшы чакта кире туган якка кайтырга киңәш итәләр. Әнә шул авырудан кала әти башка сәламәтлегеннән бер генә дә зарланмады.  Әле хәзер дә сер бирмәскә тырыша.

Әхәт абый үз аягында йөри. Үзе ашый. Бар нәрсәне аңлап яши. Телевизор карарга ярата, бер күзе бөтенләй күрмәсә дә, икенчесе белән ничек тә газеталар укырга тырыша икән. Ил-көн яңалыкларын радиодан да тыңлый. Бөтен түрәләрне исем-фамилияләп белеп тора, ди кызы.

– Әтием көйсез түгел. Олыгайганын аңлый, минем дә яшьтүгеллегемне чамалый. Ирем үлгәннән соң, иң зур киңәшчем дә, сердәшчем дә ул. Мин аны кадерләп яшәтергә тырышсам, ул миңа әле дә әтиләрчә кайгыртуынсиздерә, җылысын бирә. Аның бик картайганын, инде озак яшәгәнен дә аңлыйм. Шуңа да вакытны күбрәк аның янында уздырасы килә. Апам белән сеңлем гаиләсе дә әтиянында булсын өчен тырышам, шимбә саен туганнарны үзебезгә җыям, – ди Эльмира апа.

«Озын гомерле булу нәселдән киләме?» – дип кызыксынабыз.

– Бездә чынлап та шулай. Әнинең әтисе 90 яшендә вафат булган. Әти ягыннан да әби-бабайлар озак яшәгән. Озын гомерле булуның сере юк аның. Режим да сакламыйбыз, ризыкны да аерып ашамыйбыз. Бар нәрсәне тыныч хәл итеп, матур яшәргә тырышабыз. Иң элек сабырлык кирәк.

Кадерле картлыгы өчен кызына рәхмәтле Әхәт абый. Әле бу арада матур кояшлы көннәргә сөенеп, Җиңү көнен зарыгып көткән мәле.

– Яз җитүгә, күңелләр яшәреп китә. Еллар узып, чәчләр чалланса да, йөрәк унсигездә кебек бит ул. Бер дә картаясы килми, – ди ул. – Бар күңелем белән Җиңү көнен көтәм. Илләргә тынычлык алып килгән вакытлар искә төшә. Ә бит тынычлыкның безгә әле дә бик кирәк чагы. Безнең буын – сугыш ачысын үз иңнәрендә кичергән кешеләр. Без гаилә корган вакытлар да җиңел булмады. Инде бар тормышыбыз җитеш, оҗмахка тиң, дигәндә генә илләр тагын тыныч түгел. Тизрәк дөньялар ямьләнеп, тормышлар җайланыпкитсен иде. Махсус хәрби операциядәге егетләребез өйләренә исән-имин кайтсын, башка бу афәтләр кабатланмасын.

САН

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2024 ел ахырына биргән мәгълүматлары буенча, республикада 100 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге 233 кеше гомер кичерә. Аларның 207 се – хатын-кыз, 26 сы – ир-ат.
 

Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан

Бөек Ватан сугышы ветераны Әйшәдә яшәүче Әхәт Таһир улы Латыйпов үзенең йөз еллык юбилеен бәйрәм итә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев