Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында 300 гектар мәйданда яңа промпарк төзү буенча эш алып барыла

Бу хакта район башлыгы Михаил Афанасьев сөйләде.

Яшел Үзән районы җитәкчесеТатарстан Министрлар Кабинетында доклад белән чыгыш ясады.

- «Зеленодольск» һәм «М-7» сәнәгать паркларының тулыланышы шактый тыгыз, шуңа күрә парклар янындагы территорияләрдә резидентларның яңа урыны формалаша. 300 гектарлы «Тура – 2.0» дип аталган М7 трассасы буенда яңа индустриаль парк булдыру буенча эш алып барыла. "Зур Яшел Үзән» проекты кысаларында сәнәгать паркы чикләренә җиткереләчәк инженер челтәрләре проектланган, - диде Афанасьев.

Муниципалитет башлыгы ассызыклаганча, бүгенге көндә "Зеленодольск" сәнәгать паркында ТОСЭРның 25 резиденты бар. 11 меңнән артык эш урыны булдырылган, инвестицияләр күләме - 12 млрд. сум, бу район керемнәренең 18% тәшкил итә.

Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев