Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районы Татарстанның иң популяр туристик районы булып танылды

Аналитиклар мәгълүматларына караганда, безнең районга Россия туристларының гомуми санының 7%ы килгән, ә тулаем алганда бер елда аларның саны 5%ка арткан.

Бу җәйдә Яшел Үзән районына Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Марий Элдан, Чувашиядән, Киров, Түбән Новгород, Свердловск, Амур өлкәләреннән һәм Байкал арты краеннан, Кытай һәм Казакъстаннан туристлар килгән.

Иң популяр истәлекле урыннар арасында – «Зөя утрау-шәһәрлеге» музей-тыюлыгы, Раифа монастыре, «Татар авылы» ачык һава астындагы этнографик комплекс һәм В.П. Энгельгардт исемендәге астрономик обсерватория.

Безнең районда йөрү өчен кызыклы, аутентик, матур урыннар күп. Туристлык өлкәсе үсешен дәвам итәбез.

Яшел Үзән районына кунакка көтәбез!

Зеленодольск муниципаль район башлыгы, Зеленодольск мэры Михаил Афанасьев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев