Яшел Үзән районы Ремплер авылындагы янгын торак йортны һәм хуҗалык сараен юк иткән
14 – 20 апрельдә янгын сүндерүчеләр 30 чакыру кабул итеп алган.
Шуларның 18е ялган булган. 10 янгын очрагы теркәлгән.
Әйшә авылының Озерная урамындагы кырда «Урал» автомобиленә ут капкан. Нәтиҗәдә, машинаның кабинасы һәм двигателе янган.
Ремплер авылының Кооперативная урамындагы йортта янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәсен бозудан чыккан дип фаразлана. Бу очракта 72 квадрат метрда йорт, 56 квадрат метрда хуҗалык сарае янган.
Соловьевка авылының Зеленая урамындагы йортта янгын, якынча ясалган нәтиҗә буенча, электр җиһазыннан файдаланганда кагыйдә бозудан чыккан. Йортның 40 квадрат метрына, гаражның түбәсенә зыян килгән.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев