Яшел Үзән районы Осиново гимназиясендә Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды
2025 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының С.К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе» базасында «Милли һәм этномәдәни мәгариф: традицияләр һәм заманча өстенлекләр» темасы астында Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы уздырылды.
Конференциянең максаты: Россиядә яшәүче халыкларның милли мәдәнияте үзенчәлекләрен өйрәнү, мәгариф хезмәткәрләренең Милли традицияләрне өйрәнү һәм аңлауга кызыксынуын үстерү, үз халкының тарихын, телен, мәдәниятен, Россия халыкларының мәдәни мирасы нигезләрен белү, күренекле татар мәгърифәтчесе, галим Каюм Насыйри һәм башка күренекле галимнәрнең, язучыларның иҗади мирасы белән танышу.
Бөтенроссия конференциясенең пленар утырышында мәктәпләр җитәкчеләре, гомуми белем бирү органнары директорларының уку эше буенча урынбасарлары катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев