Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районы Новониколаевский авылында кеше баш сөяге табылган

28 апрель – 4 май көннәрендә эчке эшләр бүлегендә 30 җинаять теркәлгән.

Шуларның 22се – шәһәрдә, 8е районда булган. 8 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 12 урлау, 15 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 очрак теркәлгән

Васильевода яшәүче 58 яшьлек хатын-кыз хәбәр итүенчә, аның фатирыннан 70 мең сум акчасын урлап чыкканнар.

67 яшьлек яшел үзәнле, акчасын саклап калуны тәкъдим итүчеләргә ышанып, билгесез затлардан 10920000 сумын алдырган.

Билгесез затлар, 46 яшьлек яшел үзәнленең, «Телеграмм» канал аша, элек салынган инвестициясен кире кайтару тәкъдиме белән, 207 мең сум акчасын алган.

Новониколаевский авылы районындагы Краснооктябрьск урманчылыгы территориясендә кеше баш сөяге табылган. Табылдык экспертиза ясау өчен моргка җибәрелгән.

Фото: freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев