Яшел Үзән прокуратурасы: «Читтән торып акча урлаучыларга чик куела»
Яңа закон. Телефон һәм «Интернет» челтәреннән файдаланып кылына торган мошенниклыкка каршы тору буенча яңа чаралар кертелә, дип хәбәр итә Яшел Үзән прокуратурасы.
«Мәгълүмат һәм коммуникация технологияләрен кулланып кылынган хокук бозуларга каршы торуның дәүләт мәгълүмат системасын төзү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2025 елның 1 апрелендәге 41-ФЗ номерлы Федераль законда телефон аша һәм «Интернет» челтәрен кулланып кылынган караклыкка каршы тору чаралары комплексын гамәлгә ашыру каралган.
Аерым алганда, закон белән:
- оешмалардан шалтыратуларга мәҗбүри маркировка кертелә;
- Россия Банкы, дәүләт органнары, элемтә операторлары хезмәткәрләренә һәм башка субъектларга чит ил мессенджерлары аша гражданнарга мәгълүмат бирү тыела;
- сим-карталарны, гаилә әгъзаларыннан һәм абонентның якын туганнарыннан тыш, өченче затларга тапшыру тыела;
- абонентның рассылкалар һәм массакүләм чакырулар алудан баш тарту хокукы карала;
- гражданнар өчен күчмә радиотелефон элемтәсе хезмәтләрен шәхсән катнашмыйча күрсәтү турында шартнамәләр төзүне тыю мөмкинлеге кертелә. Тыюны Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша яки күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать иткәндә билгеләргә мөмкин булачак.
Моннан тыш, банкоматлар кулланып, клиентның ихтыяри ризалыгыннан башка акча бирүгә каршы чаралар беркетелгән.
Әйтик, кредит оешмасы, әгәр клиентның ихтыяри ризалыгыннан башка акча бирү билгеләре ачыкланса, банкомат аша тәүлегенә 50 мең сумнан да артмаган күләмдә акча бирүне 48 сәгатькә чикләргә, шулай ук, әгәр Россия банкыннан акча күчерү очраклары яки омтылышлары турында мәгълүмат алынса, банкоматлардан файдаланып, аена 100 мең сумга кадәр акча бирүне чикләргә тиеш.
Әлеге закон 2025 елның 1 июненнән үз көченә керә.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев