Яшел Үзән перинаталь үзәгендә күп балалы әнинең 8нче сабые туды
***
Яшел Үзән районының Мулла Иле авылында Максим һәм Анастасия Болдыревлар гаиләсендә яңа сабый дөньяга аваз салды. 2025 елның 17 мартында аларның уллары Мирослав туды. Аның 4 абыйсы (Данил, Арсений, Савелий, Никита) һәм 3 апасы (Дарья, Яна, Виктория) бар.
Болдыревлар гаиләсе "Һәркем тормышка хокуклы!" девизлы "Тормыш линиясе" хәйрия фондына нигез салучылар.
- Ирем: «Артыңа әйләнеп карама, алга атла», – дип әйтергә ярата. Без шушы принцип буенча яшибез һәм үсәбез», – дип белдерде күп балалы әни Анастасия Болдырева.
Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге баш белгече Ләйлә Хәбирова гаиләгә бала тормышында иң беренче һәм мөһим документ – туу турында таныклык тапшырды.
Болдыревларның зур гаиләсенә бәхет, саулык, мәхәббәт, шатлык, үзара аңлашып һәм ярдәмләшеп яшәргә телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Бәхетле-тәүфикле булып үссен сабый,ата-инәсе тигез карап үстерсен
0
0