Яшел Үзән имтиханнарын иң югары – йөз баллга тапшыручылар буенча үз рекордын куйды
Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен көтү чоры чыгарылыш сыйныф укучылары һәм әти-әниләре өчен иң тынгысыз һәм борчулы вакыттыр, мөгаен. Инде, шөкер, минут саен кирәкле сайтларны актарулар, дулкынланып һәм зур өметләр белән баллар таблицасын караулар артта калды.
Яшел Үзән имтиханнарын иң югары – йөз баллга тапшыручылар буенча үз рекордын куйды. Алар быел 14! Шуларның 9ы – рус әдәбиятыннан, 2әү – химиядән, 2 – профильле математикадан һәм 1 – физикадан. Әйдәгез, әлеге фәннәрдән сынау тапшырганда бер генә хата да ясамаган, ялгыш бер генә өтерне дә төшереп калдырмаган белемле яшьләрнең үзләре белән танышып үтик.
Яшел Үзәндә бердәм дәүләт имтиханнарын иң югары баллга тапшыручылар саны елдан-ел арта.
Азалия Гыйләҗева (9нчы лицей, рус әдәбияты) – әнисе аңа китапка мәхәббәтне кечкенәдән үк уяткан. Бик күп белемне укытучыларыннан алган, имтиханнарга әзерләнгәндә интернет-чыганакларны файдаланган. Тәрҗемәче булырга хыялланган кыз өчен рус әдәбиятыннан йөз балл – уңышның иң зурысыдыр.
Ләйсән Галиуллина (химик лицей, химия) – лицейга яшьтәшләреннән соңрак килсә дә, үҗәтлеге һәм тырышлыгы аркасында ул аларны белеме буенча уздырып та китә. Аның теләге Санкт-Петербургның таулар университетына кереп, файдалы казылмалар буенча гыйлем туплау.
Карина Хәбибуллина (химик лицей, химия) – киләчәктә белемен химия һәм заманча мәгълүмати технологияләр юнәлешендә дәвам итәргә тели. Аны әлеге фән белән «авырый» дисәң дә була һәм әле шуның өстенә математиканы да бик ярата.
Рената Нуруллина (3нче гимназия, рус әдәбияты) – гел төрле олимпиадаларда катнашып җиңүләргә ирешкән. Район, республика, Мәскәү... Ул үзенә сайлаган һөнәргә – журналист һәм медиакоммуникацияләр белгечлегенә югары белемне дә илебез башкаласында алырга тели.
Аделина Мусина (16нчы мәктәп, рус әдәбияты) – әдәбиятка кызыксыну аңарда кечкенә чагында әнисе укыган әкиятләр аша уянган. БДИ тапшыручыларга ул алдан һөнәр, аннары ВУЗ, соңыннан гына фән сайларга киңәш итә. «Һәм уйларыгыз якты булсын, негатив эмоцияләр белән яхшы нәтиҗәләргә ирешеп булмый», – ди ул.
Матвей Тарасов (3нче гимназия, профильле математика) – аңа төгәл булырга, һәр минутны дөрес кулланырга озак еллар спорт гимнастикасы белән шөгыльләнү дә өйрәткәндер. Күпләр мәсьәләнең биремен укып, шартын дөрес аңламый һәм хата ясый. Ә Матвей өчен мондый проблема юк, ул аналитик уйларга сәләтле.
Вероника Еремина (7нче мәктәп, рус әдәбияты) – 12 ел «Импульс» хореография студиясендә шөгыльләнгән, иҗат яратучы кыз. Аңа рус әдәбиятыннан югары балл мәдәният институтына керү өчен кирәк. БДИга ныклап әзерләнгән: «Өч калын дәфтәрне сочинениеләр язып тутырдым», – ди ул.
Григорий Ржанцев (9нчы лицей, рус әдәбияты) – йөз балл алуы аның төшенә дә кергән, хәтта. Кечкенәдән хоккей белән шөгыльләнгән, әмма спорт көллиятенә керү теләге тормышка ашмый калган. Һәрвакыт укырга яраткан һәм шуңадыр, имтиханны рус әдәбиятыннан бирергә булган. Барлык якыннары аның бу фәннән яхшы баллга бирә алачагына ышанмаган, әмма ул тырышлыгы аркасында максатына ирешкән.
Марина Иванова (9нчы лицей, рус әдәбияты) – югары балл аңа сайлаган һөнәре буенча ВУЗга керергә ярдәм итәчәк. «Рус әдәбиятыннан имтиханны ярты елда әзерләнеп, биреп булмый, чөнки бик зур әсәрләр укырга кирәк. Әгәр дә яхшы нәтиҗәгә ирешәсегез килә икән, кыскача эчтәлек язылган китаплар кулланмагыз, аларда детальләр юк һәм аларны белмәү балларны төшерүгә сәбәп булачак. Ә менә әсәрләрне анализлау буенча ачык вебинарлар уку – бик файдалы», – дип уртаклаша ул югары баллга ирешү серен.
Кирилл Новоселов (химия лицее, профильле математика) – үз белеменә ул ышана, чөнки БДИга бик тырышып әзерләнә (информатикадан да 93 балл алган). Ул инде грант отып, үзен яз көне Иннополис университетына кабул иткәннәр. Әмма ул көчен Мәскәү физика-техник институтында гамәли математика һәм информатикада да сынап карарга тели.
Полина Скворкина (9нчы лицей, рус әдәбияты) – аның рус теле яки башлангыч сыйныф укытучысы буласы килә һәм теләгенә ирешүдә югары балл аңа һичшиксез ярдәм итәчәк. Ул имтиханга интернетта бушлай вебинарлар ярдәмендә дә, укытучысы белән дә шөгыльләнеп әзерләнгән һәм остазына чиксез рәхмәтле.
Анна Тимофеева (Карпов исемендәге лицей, рус әдәбияты) – ул авырлыклардан курка торганнардан түгел. Теләге КФУга керү һәм чит телләрдән кытайча өйрәнү – чөнки ул катлаулы. Аны дуслары максатчан, җаваплы һәм кирәк вакытта «юк» дип әйтә белүче нык характерлы итеп тасвирлый.
Ульяна Батурова (9нчы лицей, рус әдәбияты) – ул филолог һәм журналист булырга хыяллана. Өченче сыйныфтан ук үзен шул юнәлештә үстерә, «Продленка» телевизион тапшыруларында катнаша, «ВКонтакте»да мәктәп яңалыклары төркеме өчен җаваплы була. Рус әдәбияты буенча республика олимпиадасында өч тапкыр призер була.
Иван Кичменев (химия лицее, физика) – лицейга унынчы сыйныфка гына килүенә карамастан, кызыксынучанлыгы, күпне белергә теләве һәм үҗәтлеге аркасында ул иптәшләрен куып җитеп кенә калмый, узып та китә. Физика фәненнән йөз балл җыючылар – бик сирәк күренеш. Әмма Иван бик тырыша, бер генә өстәмә дәресләрне дә калдырмый, үзлектән дә бик күп шөгыльләнә. Киләчәген нефть-газ-химия белән бәйләргә тели. Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаган.
Мәктәп тәмамлаган барлык егет-кызларга ак юллар һәм үзләре сайлаган уку йортларына җиңеллекләр белән кереп, ныклы белемле һөнәр ияләре булып чыгуларын, тормышта чын кеше булуларын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев