Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

«Яшел Үзән» газетсы редакциясе «Гаилә ядкәрләре» дип исемләнгән чираттагы бәйге игълан итә

Хөрмәтле райондашлар!

«Яшел Үзән» газетсы редакциясе, милли тамырларыбызга игътибар җәлеп итү, гаилә тарихы белән горурлану хисе уяту һәм аны өйрәнүгә этәрү, кызыксынуны үстерү, балаларда, яшүсмерләрдә һәм өлкәннәрдә ата-бабалары, туган татар теле белән горурлану хисе тәрбияләү, уникаль гаилә тарихларын ачыклау һәм популярлаштыру максатыннан, 1 июльдән 26сына кадәр «Гаилә ядкәрләре» дип исемләнгән чираттагы бәйге игълан итә.

Анда бары тик «Яшел Үзән» газетасына һәм социаль челтәрләрдәге төркемнәребезгә язылучылар гына катнаша ала.

Бәйгедә катнашу өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк булачак:
 гаилә ядкәрен фотога төшерегә;
 әлеге ядкәрнең тарихы, килеп чыгышы, гаилә өчен әһәмияте, аның белән бәйле кызыклы фактлар турында кыскача хикәят язарга;
 исем-фамилия һәм яшәгән адресны күрсәтеп, 8-905-319-77-35 номерының МАХ социаль челтәренә юлларга.

 Бәйгегә килгән эшләр оригиналлык, иҗат дәрәҗәсе, теманың ачылышы буенча бәяләнә.
 Бер катнашучыдан бер генә хезмәт кабул ителә.
 Конкурс нәтиҗәләре буенча 10 җиңүче билгеләнә.
Андый кадерле гаилә ядкәрләре һәр гаиләдә бар, шуңа күрә, эшләрегезне көтеп калабыз, дуслар!

Җиңүчеләрне шәп бүләкләр көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев