«Яшел Үзән» газетасының ветеран журналисты, хөрмәтле коллегабыз Әлифел Җәлал кызы Таразова күркәм юбилеен билгеләп үтә
Татарстанның Бәллүр каләм иясе Әлифел Таразованың «Яшел Үзән» газетасы ачылуында өлеше аеруча зур.
«Яшел Үзән» газетасының бер генә саны да Әлифел Таразованың талантлы язмасыннан башка чыкмады диярлек. Үзенеке булмаса, яшьләрнең барлык язмалары да аның очлы күзе, кем әйткәндәй, карандашы аша үтте. Редакциядә эшләп киткән һәр яшь журналист аны остазым дип атый ала. Ә андыйлар безнең республика матбугатында шактый күп һәм уңышлы эшли.
Гомер бәйрәмегез белән котлап, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, тыныч, бәрәкәтле тормыш телибез. Наил абый белән тигезлектә, балаларыгызның игелеген күреп, бәхеттә яшәргә язсын.
Хөрмәт белән, «Яшел Үзән»леләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Гомер бәйрәмегез мөбарәк булсын, Әлифел!!! Игелекле хезмәтегез өчен, кешеләрне олылый белгәнегез өчен Аллаһ үзегезне олыласын!!! Нык сәламәтлек, тигезлек үзегезгә, бәхетле күркәм гаиләдә, хөрмәтле булып яшәгез!!!
0
0