Яшь җырчы Алинә Давыдова: «Туй да ясамадык, ЗАГСка да бармадык»
Яшь җырчы Алинә Давыдова күпләр өчен таныш. Хәзер инде ул мөстәкыйль артист. Алинә үз сүзен, уй-фикерләрен әйтергә курыкмый торган кеше.
– Алинә, ялгышмасам, әниең җырчы булуыңны теләмәгән. Аның күңелен ничек йомшарттың?
– Йолдызнамә буенча мин кәҗәмөгез, шуңа күрә үз сүземдә торырга яратам. Холкым әтинекенә күбрәк охшагандыр, икебез дә туры сүзле, үткен, һәрвакыт куйган максатларына ирешә. Дөресен генә әйткәндә, әти сәнгатьне бик ярата, авылда беренче егетләрнең берсе булган. Баянда да уйнаган, җырлаган да. Әнинең борчылуларын да аңлыйм, әлбәттә. Сайлаган һөнәремне кабул итте, хәзер чыгышларым белән бик горурланалар.
– Балачагың нинди иде? Сине бай гаиләдән, дип әйтүчеләр дә бар. Дөресме?
– Энем белән өстебез бөтен, тамагыбыз һәрвакыт тук булды. Бәлкем, бу, чыннан да, байлыктыр. Әти-әниләрнең тормышы җиңел генә бармаган, әлбәттә. Элек фатирга акча белән түләү булмаган бит, әти-әни фатир өчен капчык-капчык бәрәңге, ит, йомырка алып килгәннәр. Хәтта әти фатирлы булыр өчен урам себерүчесе булып та эшләгән. Тәрбиягә килгәндә, безнең әти бик таләпчән иде. Аның бер карашыннан да куркып тордык. Яшүсмер вакытта кич белән урамга чыгар өчен әтидән куркып кына сорый идек. Әле чыгарга рөхсәт булырмы, билгесез. Шулай да тормышыма зарлана алмыйм, чөнки үземне бик бәхетле дип саныйм.
– Катнаш гаиләдә туып-үскәнсең икән. Әтиең – керәшен, әниең – татар. Олы көнгә йомыркалар буяп, Корбан гаетенә сарык чалулар булдымы?
– Балачагым нәкъ шулай узды. Бу яктан әтигә тагын бер кат рәхмәтлемен. Гаилә башлыгы буларак, ул бит безне чукындырабыз дип тә әйтә ала иде. Әти ике дингә дә хөрмәт белән, тигез карый. Ул чиркәүгә дә, мәчеткә дә кереп сәдакә бирә ала. «Аллаһ – бер, аңа юллар гына төрле», – ди ул.
– Син үзең кайсы динне якынрак күрәсең?
– Мин күбрәк әни ягына, ислам диненә тартылам. Шул ук вакытта керәшен булуым белән горурланам. Керәшен җырларын яратып башкарам, тавышымда да керәшенчә бормалар бар. Сәхнәгә дә тамаксалар киеп чыгарга яратам. Мин, гомумән, беркемне дә аермыйм.
– Катнаш гаиләләр турында әдәбияттә дә әсәрләр күп. Тормышта да, диннәр төрле булганга кавышмыйча калганнар бихисап...
– Иң мөһиме – бер-береңне аңлау, ишетү, юл куя белүдер. Әгәр дә ике кеше бер-берсен аерып тора икән, бу ярату түгел бит. Әти белән әни арасындагы мәхәббәт, хөрмәт һәрвакыт күз алдымда, шуңа күрә барысы да кешеләрнең үзләреннән генә тора. Ике кеше арасында чын ярату булса, яшәп буладыр.
– Синең тормышыңда шундый чын мәхәббәт бармы соң?
– Әйе, мин кияүдә. Тормыш иптәшем белән никах укыттык. Туй да ясамадык, ЗАГСка да бармадык. Минем өчен никах укыту мөһимрәк.
– Иреңә туй ясау турында күз дә кысмыйсыңмы? Күпләрнең ак күлмәк киясе килә бит.
– Әлбәттә, туй күлмәге киясе килә. «Туй күлмәген кияр өчен булса да, язылышыр идем», – дип шаяртам (көлә). Язылышу темасына сөйләшкәнебез бар, икебез дә риза. Соңгы арада кулыбыз гына җитми әле, гел эштә. Быел кәбисә елы булгач, ярамый диләр. Бәлкем, икенче елга язылышырбыз.
– Салават Зәкиевичның яраткан шәкертләре бар. Син алар рәтендәме?
– Әле генә керә башладым. Салават абыйның 35нче сезон концертында керәшен җырлары белән катнашкан идем. Шуннан соң: «Менә бу синеке, молодец», – диде. Ул минем икенче әтием кебек. Хәзер инде ул миңа аерым артист кебек итеп карый.
– Сине «Ямьле» төркеме солисткасы буларак та белүчеләр бар. Төркемнең составы берничә тапкыр алышынды. Син дә киттең, сәбәбе нәрсәдә?
– Төркемнең составы еш алышыну – шулай ук уйландырадыр. Мин һәрвакыт: «Төркемнән кала үземнең иҗатым белән дә шөгыльләнәчәкмен», – дидем. Төркемдә 5 ел эшләдем. Мин кызларга бик рәхмәтле, алар белән артист тормышының нинди булуын күрдем. Хәзер безгә аралашмыйча тору бәлки, хәерле булыр. Әзрәк уйланырга вакыт кирәк. Минем өчен, концертларда чыгыш ясау да мөһим. Миңа сәхнәдә рәхәт, концертка 50 кеше килсә дә, чыгып җырлаячакмын. Кызларга да концерт оештырырга тәкъдим иткән идем, тик бу идея чынга аша алмады. Барыбер, коллективта эшләү кыенрактыр, чөнки һәркемне җыярга кирәк.
Әңгәмә кыскартып алынды.
Илгизә ГАЛИУЛЛИНА.
«Шәһри Казан»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев