Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшь ярымлык бала өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән

***

Бөгелмәдә өченче кат тәрәзәсеннән егылган яшь ярымлык малай бу төнне җирле район хастаханәсендә үлгән, дип хәбәр итә ТР буенча Россия тикшерү комитетының матбугат хезмәте.

Барысы да 26 апрельдә Якупов урамындагы йортның бер фатирында 19:00 тирәсендә булган. Бала өйдә агае һәм җиде яшьлек абыйсы белән булган. Фаҗига вакытында аларның берсе аш бүлмәсендә булган, икенчесе дәресләр ясаган. Эштән кайткан ата кеше ачык тәрәзәне һәм җирдә яткан улын күреп алган.

Ябык ми җәрәхәте белән баланы хастаханәгә салалар, ләкин аны коткарып кала алмыйлар. Хәзер махсус органнар тикшерү үткәрә.

Ватаным Татарстан

Фото: freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев