Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшь ананы сабыен үтерүдә гаеплиләр

***

Свердловск өлкәсендә үз баласын үтерүдә шикләнелгән 19 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза РЕН ТВ.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, фаҗига 25 июньдә була: 1 айлык кызының елавына ачуы килгән хатын аны каты җиргә алып ташлый. Бала башы белән бик каты бәрелә һәм үлә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, яшь ана качарга тырышкан. Аны башка торак пункттагы автовокзалда юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тоткарлаган.

«Качыр алдыннан хатын иренә смс юллаган, анда ул ире белән саубуллашкан. Ире фаҗигадән соң беренче сәгатьләрдә шок хәлендә булган», – дип сөйләгән Эчке эшләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте башлыгы Валерий Горелых.

Шикләнелүчене полициягә китергәннәр, шуннан соң сорау алу өчен тикшерүчеләргә тапшырганнар. Аңа «Кечкенә яшьтәге кешене үтерү» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән, диелә хәбәрдә.

Интертат

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев