Яратканга гаеплеме? (редакциягә килгән хат)
Унбиш ел бергә бәхетле гомер иттеләр, ике кызлары бар. Фәрит абый эшләде, бизнесы бар, ә апа зур өйдәге хуҗалык тормышын алып барды, балаларын тәрбияли. Күптән түгел «бәхет теләүче»ләр апага иренең сөяркәсе барлыгын хәбәр иткән...
...Һәркемнең тормышында елмаеп та, күз яшьләре белән дә искә алырлык вакыйгалар бар. Сезгә хат итеп юллаячак әлеге хатирәне миңа әтинең туганы Алсинә апа сөйләде. Ул шундый да аралашучан, гел күтәренке күңелле, моңа кадәр һаман кызыклы хәлләр турында искә ала торган иде. Ә бу юлы уйга баткан, кәефсез. Ни булды, дигән соравыма күзләрендә яшьләр ялтырады…
Алсинә апага ул чакта егерме ике яшь була: Казан университетын кызыл дипломга тәмамлаган яшь һәм чибәр студент кыз. Һәрвакыт чиста-пөхтә, үзенә ышанган – янында егетләр күп бөтерелә, әмма Алсинә апа уку турында гына уйлый һәм булачак эше турында планнар кора.
Ул бай гаиләдән түгел, еш кына үзеннән зуррак икенче буын апаларыннан калган киемнәр кияргә туры килә, ә татлы тәмлүшкәләр белән туган көннәрендә генә сыйлана. Шуңа да «кеше булу» аның иң зур теләге була. Моның өчен барлык үҗәтлеген куя: төннәрен йокламыйча дипломнар яза, өстәмә дәресләргә йөри, үзлектән күп укый. Иптәш кызлары бармаклары белән чигәләрендә әйләндерә, имеш, яшьлеген китапларга әрәм итә, аны бит матур итеп тә уздырырга була. Әмма апа башкача уйлый.
Чыгарылыш кичәсе якынлаша һәм яшьләр бәйрәм концерты күрсәтергә була. Алсинә апа матур бии, шуңа төркемдәшләре белән бию номеры әзерлиләр. Вакыт аз калган булса да, кызлар өйрәнеп өлгерә. Чыгыш вакытында кичәгә чакырылган бер кунакның апага күзе төшә. Ул эшмәкәр Фәрит була һәм мондый кызны болай гына җибәрәсе килми. Биюдән соң аңа чәчәкләр бүләк итә һәм соклану сүзләрен җиткерә. Апа коры гына елмаеп, розаларны кабул итеп ала.
Ул кичне көчле яңгыр ява һәм кызганычка, апа кошелегын югалта. Торагына кадәр җәяү кайтырга гына кала. Ул инде авыр сулап яңгыр астында атларга җыена, әмма шунда машинасы белән Фәрит килеп туктый һәм тулай торакка кадәр кайтарып куярга тәкъдим итә. Апа башта бик икеләнеп торса да, ничектер егеткә ышанып, утыра. Юлда сөйләшеп китәләр, Фәрит Алсинәдән унике яшькә өлкәнрәк булып чыга, тик бу яшь аралыгы бөтенләй сизелми дә. Тора бара аралашу мөнәсәбәтләргә әверелә. Алсинә апа Фәритнең нәкъ ул көткән кеше булуын аңлый.
Унбиш ел бергә бәхетле гомер иттеләр, ике кызлары бар. Фәрит абый эшләде, бизнесы бар, ә апа зур өйдәге хуҗалык тормышын алып барды, балаларын тәрбияли. Күптән түгел «бәхет теләүче»ләр апага иренең сөяркәсе барлыгын хәбәр иткән. Бу яңалык аның өчен, әлбәттә, аяз күктә яшен кебек яңгыраган. Тормыш иткәндә төрле хәлләр була, әйткәләшәсең дә, хәтта аерылышырга да уйлаган чаклары булган икән, әмма мондый түбәнлекне апа Фәрит абыйдан көтмәгән. Бу турыда ире белән сүз кузгаткач, тегесе кычкырынырга, кире кагарга тотынган. Әмма Алсинә апа йөрәге белән хыянәтенең хак булуын тойган.
Телефонын карарга теләгән, ире тавыш куптарган, түбәнсеткән. Апа тынычланмаган һәм шалтыратулар распечаткасын алган. Исемлектә еш аралашкан номерны ачыклаган һәм шуның буенча шалтыраткан. Трубканы хатын-кыз алган. Һәм аны Фәрит абыйның гаиләле булуы бөтенләй борчымый икән, җитмәсә, үзенең дә ире һәм балалары бар.
Апа ире белән җитди сөйләшүгә озак кыюлыгын җыйган һәм сузып йөрүдән мәгънә юк, дип, бер көнне башлаган...
Исем-фамилиямне күрсәтмәгез.
Хатның ахырын газетаның № 6 (14 февраль, 2025 ел) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев