Яралары әле төзәлеп бетмәгән
Безнең геройлар
Хәзерге вакытта илебез шактый гына катлаулы чор кичерә. Моны Украинада барган махсус хәрби операция белән бәйләргә кирәк. Безнең киләчәк, иминлек өчен үзләрен аямаган ир-егетләребез батырлыгы көнүзәктә тора. Алар анда һәр көнне үлем белән күзгә-күз очраша. Шулай булгач, аларның һәркайсы геройга тиң.
Бу юлы героебыз – Әлфрид Мәхәммәтҗанов. Ул махсус операциягә мобилизация буенча чакырып алынган. Хәзерге вакытта хезмәтен Россия төбәкләренең берсендәге хәрби частьтә сәламәтләнүче хәрбиләр полкында дәвам итә. Хәрби бәрелешләр вакытында яраланган булган.
Тарихы гади дә, катлаулы да
38 яшьлек Әлфрид тумышы белән Үзбәкстан якларыннан. Әти-әниләре белән Казанга күченеп кайткан. Ул үзе Яшел Үзәндә яшәүче бер туганында теркәлгәнгә күрә, мондагы хәрби комиссариаттан мобилизацияләнә. Ә армия хезмәтен Үзбәкстанда узган. Һәм анда алган тәҗрибәсе бу хезмәте барышында бик ярап куйган. Һөнәре буенча ул инженер-технолог, КХТИ (хәзер КНИТУ) тәмамлаган, Казанда эшләгән. Кайда гына эшләсә дә, профессиональлеге, тәртиплелеге һәм төгәллеге белән аерылып торган. Аның бу матур сыйфатларын бер якка да алып куеп булмый. Шунысы бар, мобилизацияләнгәнче, тормыш корып җибәрергә генә өлгермәгән. Анысы инде ерак китмәс, вакыт эше генә. Әти-әнисе Казанда яши, өстәвенә әнисе 1нче группа инвалид та икән.
Сугыш ул майлы аш түгел
Махсус операция буенча ул Луганск өлкәсенең Сватово шәһәре тирәсенә җибәрелә.
– Украинага без төнге бердә генә барып җиттек. (Язганым бар, анда төннәрне бик караңгы була диләр). Башта кайда булуыбызны белмәдек. Бер атнадан гына ачыкланды. Беренче көннәрдә чынлап та куркыныч: көн-төн атышлар, гадәти түгел. Окоплар казып, көнкүрешебезне җайларга тотындык. Аннан инде әкренләп барысына да күнегәсең. Шуны әйтергә кирәк, сугыш ул майлы аш түгел. Тыныч тормышны онытып торырга, җайлашырга туры килә. Анда бер көн икенчесенә охшамаган, ситуациягә карап эш итә белергә дә кирәк. Әлбәттә, тәҗрибә булуы да мөһим. Мин хәрби вазифам буенча атучы (стрелок). Мобилизациягә дә каршы булмадым, илгә, аның киләчәге өчен кирәк икән, димәк без барысына да әзер булырга тиеш. Декабрь аенда алгы сызыкта бер позицияне икенчесенә алмаштырган вакытта зур шартлау нәтиҗәсендә каты яраландым. Ул мизгелдә контузия хәлендә булып, бернәрсә аңларлык дәрәҗәдә түгел идем. Миңа беренче ярдәмне җирле фельдшерлар күрсәтте. Беренче операцияне дә шундагы госпитальдә ясадылар. Белгородта – икенчесен. Анда 5 көн ятканнан соң, Россиягә – Мәскәүгә алып киттеләр. Анда Вишневский исемендәге госпитальдә тагын бик катлаулы 3 операция кичердем, – дип сөйли Әлфрид Мөхәммәтҗанов.
Мина кыйпылчыкларын табибларга Әлфриднең тәненнән күп чүпләргә туры килә. Нәтиҗәдә, күп тикшерүләрдән соң талагын, эчәкләренең бер өлешен бөтенләй кисеп алалар. 20 көнләп анда дәваланганнан соң аны тагын икенче госпитальгә җибәрәләр. Хәтта Улан-Удэ, Хабаровск, Самара госпитальләре койкаларында да ята ул. Кыскасы, бөтен Россия буйлап дәваланырга туры килә. Алдан әйткәнебезчә, хәзер ул Көнбатыш хәрби округының сәламәтләнүче хәрби хезмәткәрләре полкында дип санала. Шуңа күрә безгә аның белән күзгә-күз карашып сөйләшү мөмкинлеге булмады, бәлки Әлфриднең бөтен уй-хисләрен, кичерешләрен ачып сала да алмабыз.
Кыйпылчыклар тынгылык бирми әле
– Тагын бер 8 мм зурлыгындагы кыйпылчык кулбашымда калды, – дип сүзен дәвам итә безнең герой. – Анысын бик борчый башласа гына алабыз диделәр. Әлбәттә, мин кичергән операцияләрдән соң яңадан туган, яңа баштан яши башлаган кебек булсам да, организмга әлегә зур киеренкелек бирергә ярамый. Дөрес, җөйләр төзәлеп килә, әмма эчтән һаман авырта, бөтен тәндә дискомфорт сизелә. Хәзер хәрби-табиб-медицина комиссиясен узарга һәм алдагы хезмәткә яраклы булу-булмавым билгеләнергә тиеш. «В» категориясе бирелер дип уйлыйм. Андый категория белән нигездә махсус хәрби операция тәмамланганчы икенчел гаскәрләрдә хезмәт итәсең.
Безнең герой менә шулай чиксез күп операцияләр кичерсә дә, хәтта кайбер органнары белән хушлашса да, хәрби хезмәтен дәвам итәргә әзер. Махсус операциядә катнашучыларның күпчелеге кебек үк хәрби хезмәттәшләренә ярдәм кирәген дә яхшы аңлый, хәтта яңабаштан «сират күперен» узар иде, мөгаен. Безнең батыр ир-егетләребезне берни куркытмый. Ил иминлеге өчен алар барысына әзер тора. Шундыйлар булганда безгә куркыныч түгел.
Әлфриднең хезмәт иткән урында җирле яшәүчеләр белән очрашып сөйләшкәне һәм андагы хәлләрне үз күзләре белән күргәне булган. Мәсәлән, рус теле һәм әдәбияты укыткан олы яшьтәге хатын-кызга карата неонацистларның ничек көч кулланулары турында сөйләгәннәрне искә төшереп алды. Гомумән, аннан андый эпизодларны күп китереп булыр иде һәм шулардан чыгып нәтиҗәләр дә ясала, ди ул.
Ә безгә, үз чиратыбызда, рядовой Әлфрид Гомәр улы Мөхәммәтҗановка тизрәк терелеп, хезмәтен уңышлы дәвам итәргә язсын дип теләргә генә кала. Илебез иминлеге алар кулында һәм намусында.
Узнайте больше о службе по контракту в рядах ВС РФ, а также премиях, льготах и выплатах на: heroes-tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев