Янгынга каршы махсус режим бозучыларга быел штрафлар күләме 2 тапкыр арттырылды
Язгы-җәйге сезонда коры үлән яну белән бәйле янгыннар саны да арта. Быел аеруча куркыныч, кышын кар аз булды, яз иртә килеп, шулай ук яңгыр яумады. Шуңа күрә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, ут-күздән сак булу кирәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 10 апрельдәге 212нче карары нигезендә, агымдагы елның 14 апреленнән 11 майга кадәр, Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.
Әлеге режим вакытында учак, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндыру катгый тыела. Шулай ук янгын куркынычы янаган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә, урман массивлары янәшәсендәге ачык территорияләрдә һәм торфлы участокларда ачык учакта һәм мангалларда ризык әзерләргә, 1-3 класс куркынычтагы пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый.
Искәртеп китәргә кирәк, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.4нче маддәсе нигезендә, янгынга каршы махсус режим бозучыларга быел штрафлар күләме 2 тапкыр арттырылган, әйтик:
- гражданнарга – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр;
- вазыйфаи затларга – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр;
- эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга – 60 меңнән 80 мең сумга кадәр;
- юридик затларга – 400 меңнән 800 йөз мең сумга кадәр.
Яшел Үзән районы һәм шәһәрендә дә атна саен коры үләнгә ут кабу очраклары теркәлә. Мондый янгыннар йорт-җирләргә куркыныч тудыра. Сак булыйк!
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев