Янә сукбай этләр... Васильевода ир-атка һөҗүм иткәннәр
Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 978 чакыру килгән.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Шуларның 609ы – шәһәрдән, 378е районнан булган. 411 кешене госпитализацияләгәннәр: 280е – шәһәрдән, 131е – районнан.
Заикин урамында билгесез шартларда аягына пычак кадалган 57 яшьлек исерек хатын-кызга ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Медикларны Комаров урамында аягы, биле һәм күкрәге термик пешү алган 31 яшьлек хатын-кыз янына чакырганнар. Зыян күрүче хирургия бүлегенә китерелгән.
Васильевоның Юбилейная урамында сукбай эт тешләгән иргә медицина ярдәме таләп ителгән.
Васильевоның Мәктәп урамында билгесез кешеләр кыйнаган, тәненә пычак җәрәхәте ясалган 33 яшьлек исерек ир янына чакыру булган. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.
Татарстан урамында билгесез кешеләр кыйнаган, баш мие җәрәхәтләнгән 28 яшьлек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев