Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа елда да бергә булыйк!

Татарстан төбәк хезмәттәшлек һәм үсеш ярдәм фондының Яшел Үзән филиалы, җитәкчесе Светлана Кадыйрова, һәр ярты еллыкта да район газетасына язылу чорында зур ярдәм күрсәтә.

«Яшел Үзән» газетасының ярты елга бәясе – 910 сум 32 тиен. Бүгенге көндә бу әллә ни зур сумма да түгел кебек. Әмма аз пенсия алучылар, очын-очка ялгап яшәүчеләр, күп балалы гаиләләр, мохтаҗлар, өлкәннәр өчен һәр сум исәптә булганда, кесәгә сугарлык. Коммуналь хезмәтләр өчен түләргәме, әллә азык-төлек алыргамы, даруга тотаргамы? Тормыш булгач, чыгымнарсыз булмый, барысы да мөһим. Әмма дөнья мәшәкатьләре белән күңелгә ләззәт бирерлек рухи азык алу, матбугат чаралары белән танышып баруны да онытмаска кирәк. Һәр җомга өйгә бер кочак район һәм шәһәр яңалыклары, гыйбрәтле язмышлар, үрнәк гаиләләр, алтын куллы һөнәр ияләре, файдалы киңәшләр, укучылар иҗаты һәм башка бик күп кызыклы темаларны үзендә яктырткан «Яшел Үзән» килеп торса, ничек күңелле! Ә инде язылырга мөмкинлеге булмаган кешеләргә Татарстан төбәк хезмәттәшлек һәм үсеш ярдәм фондының Яшел Үзән филиалы ярдәмгә килә. Яңа елның гыйнварыннан район газетасын аласыз икән, изге теләкләрегез һәм рәхмәтләрегезне киң күңелле җитәкчеләргә тели аласыз. Эшләре алга таба да гөрләп барсын, кылган игелекле гамәлләре савап китереп, киләчәктә дә яхшы эшләргә этәреп, көч биреп торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев