Яңа ел бәйрәмнәрендә балалар тудыру йортында 9 бала вафат булган
***
Фото: 112 Телеграм сәхифәсеннән
Сүз Новокузнецк бала тудыру йорты турында бара. Социаль челтәрләрдә бәйрәмнәр вакытында биредә тугыз бала үлгән дигән мәгълүмат таралды.
Рәсми версия буенча, бала тудыру йортында инфекция котырган, шуның аркасында анда карантин игълан иткәннәр.
"НГКБ" баш табибы 112 хәбәр иткәнчә, бала тудыру йорты "күңелсез эпидемиологик вәзгыять" белән бәйле рәвештә бала табуны туктаткан, пациенткалар икенче бала тудыру йортына җибәрелгән.
Билгеле булганча, хәзерге вакытта 1нче Новокузнецк бала тудыру йортында баш табиб Виталий Херасковны вакытлыча вазыйфасыннан читләштергәннәр.
Ике маддә буенча («Саксызлык аркасында үлемгә китерү» һәм «Халатлык») җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев