Ялган банк хезмәткәренә ышанучылар кимеми
Бер атнада бер миллион сум мошенниклар кесәсендә
Кәкре каен
Хәзер ялганчылар судагы балык кебек «йөзә». Рәхәтләнеп кеше алдыйлар. Өстәвенә, корбаннарының башын бутарга алдау юлларын үзгәртәләр. Анысына аларның башы әйбәт эшли. Талантларын яхшы якка юнәлтсә иде алар, менә булырлар иде чын кеше.
Узган атнада дүрт яшел үзәнле өченче затлар ягыннан мошенниклык гамәлләрен юкка чыгару ялганына ышанып, барлыгы 1 миллион сумга якын акчаларыннан колак каккан. Уйласаң, элеккеге каракларга бик авырга туры килгән. Алар хет корбаннары белән күзгә-күз очрашкан. Ә хәзер телефон аша кешенең колагына «токмач элү» берни тормый.
Яшел Үзәннән шулай дүрт кешене бер схема буенча алдаганнар. Иң мөһиме – «тапталган» юл белән. Әйтик, ялганчы банк хезмәткәре телефоннан шалтырата да банк картасы иясенә (хәзер картасыз кеше бик сирәк) санкцияләнмәгән банк операциясен ябуны тәкъдим итә. Алайса, имештер акчаларын урлаячаклар. Тот капчыгыңны, кайчан әле банк хезмәткәрләренең клиентларына шундый тәкъдим белән шалтыратканы бар?!
Югарыда әйтелгән ысул белән 63 яшьлек ир-ат – 225 мең сумыннан, 66 яшьлек яшел үзәнле – 130 меңеннән, 35 яшьлек ир-ат – 300 мең сумыннан , 42 яшьлек ир 298 мең сум акчасыннан колак кага. Акчаларын үз беркатлыклары белән кеше кесәсенә салуларын аңлагач, аларга ярдәм сорап эчке эшләр органына мөрәҗәгать итәргә генә калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев