Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Якыннарыңны газетага яздыр!» дигән акция уздырып, бик тә кирәкле һәм игелекле эш башкаргансыз!»

«Мин газета укымыйм!» дип әйткән җитәкчеләргә гаҗәпләнәсе түгел. Татар булуын онытып җибәрүчеләр, ни кызганыч, безнең арада күп.

Газетагызның бер генә битен дә укымыйча калдырмыйм. Әлбәттә инде, иң беренче «Әйтәм әле» сәхифәсенә күз салам, аннан башкаларына. «Яшел Үзән»не бүләк итегез: рәхмәтле булыр­лар» дигән язмагызны укыдым да, фикеремне җиткерим әле дидем. «Якыннарыңны газетага яздыр!» дигән акция уздырып, бик тә кирәкле һәм игелекле эш башкаргансыз. «Мин газета укымыйм!» дип әйткән җитәкчеләргә гаҗәпләнәсе түгел. Татар булуын онытып җибәрүчеләр, ни кызганыч, безнең арада күп. Авылдан чыгып, чеп-чи татар гаиләсендә тәрбияләнүчеләрнең үз теленнән оялып, балаларына «папа», «мама» дип өйрәтүчеләр, вата-җимерә русча сөйләшергә тырышучылар да бихисап. Бу наданлык күрсәткече. Чөнки алар телләр белүнең нинди зур байлык икәнен аңламый. Татар гаиләсендә үскән бала ничек ана телендә сөйләшмәсен инде! Аның каравы, русча белүләренә сөенеп, кул чабалар. Ярар, кызлар, вакытында туктыйм, алайса ачуымнан кирәкмәгәнне әйтеп ташлармын җә.

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев