Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңү парады 24 июньдә, "Үлемсез полк" маршы 26 июльдә узачак

Мәскәүдә һәм Россиянең башка шәһәрләрендә Җиңү парады 24 июньдә узачак.

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Россия оборона министры Сергей Шойгу белән киңәшмәдә белдерде.

"Россия башкаласында һәм башка шәһәрләрдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан хәрби парадка әзерлек башларга боерам. Без моны 24 июньдә, 1945 елда җиңүчеләрнең легендар, тарихи парады узган көнне, Кызыл мәйдан буйлап Мәскәү янында сугышкан һәм Ленинградны яклаган, Сталинград янында бәрелешкән, Европаны азат иткән,

Берлинны штурм белән алган көрәшчеләр узган көнне эшләячәкбез ", - диде дәүләт башлыгы.

Ул шулай ук парадны әзерләгәндә һәм уздырганда куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәргә кушты. Әк "Үлемсез полк" маршын 26 июльдә, Хәрби-диңгез флоты (ВМФ) көнендә уздырырга тәкъдим итте. Шул ук датага ВМФның төп базаларында традицион хәрби-диңгез парады планлаштырылган.

«Шундук әйтергә телим: вазгыять үсешенә игътибар белән карарбыз һәм хәвеф-хәтәрне бәяләрбез. Һәм, әлбәттә, белгечләр фикеренчә, куркынычсызлыкны тулысынча тәэмин итәргә ярамый икән, "Үлемсез полк" маршын башка, соңрак вакытка күчерү ихтималы турында карар кабул итәрбез. Әмма барлык уйланганнарны мин хәзер атаган срокларда эшләп булыр дип өметләнәбез ", - дип өстәде Путин.⠀

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев