Җиңү көненә бәйрәм программасы
8 май
«Җырчы май» хор фестиваленең гала-концерты 19 сәгатьтә шәһәрнең төп сәхнәсендә «Авангард» стадионында уза. Бәйрәмнең төп җыры «Җиңү көне» яңача яңгыраячак. Дүртенче тапкыр уздырылучы бу фестивальдә 700дән артык кеше катнашыр дип көтелә.
Район авылларында Бөек Җиңүгә багышланган 90лап чара уздырылачак. Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары белән төрле очрашулар узачак.
9 май
9 Май Бөек Җиңүнең 73нче язын каршы алу традицион җиңел атлетика эстафетасы белән башланып китәчәк. Шул ук вакытта «Алтынов» һәм ЗАГС скверы янында ГТО нормаларын бирү акциясе дә уза. Җиңүчеләрне шәһәр күле янындагы концертта 12 сәгать 30 минутта бүләклиләр.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше 10 сәгатьтә «Авангард» мәдәни-спорт комплексы мәйданында башлана. Биредә ветераннарны хөрмәтлиләр, мәгариф учреждениеләре, ведомстволар, предприятиеләр, оешма коллективлары тантаналы төстә парадта уза, Җиңү паркында чәчәкләр куя. Шул ук вакытта «Үлемсез полк» акциясенә дә кушыла аласыз. Ниндидер сәбәпләр аркасында колоннада барган үз предприятиегезгә яки оешмага керә алмагансыз икән, 14 сәгатьтә Җиңү мәйданы янына килегез.
11:30 сәгать – Шәһәр күле буенда урнашкан ике сәхнәдә балалар коллективлары чыгышы, рәсем бәйгесе.
14:00 сәгать – «Авангард» мәйданы. Биредә сәүдә үзәкләре, кыр кухнясы, ветераннар хоры.
18:30 сәгать – Шәһәрнең төп сәхнәсендә театральләштерелгән пролог белән бәйрәмнең кичке программасы ачыла. Үз сәләтләре белән безне шәһәр һәм районның иҗат коллективлары, солистлары, республиканың сәнгать осталары сөендерәчәк.
22:00 сәгать – Бәйрәм салюты.
Төп парадка тезелүнең үз схемасы бар, аның белән тулырак www.yashel-uzan.ru сайтына кереп таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев