Уч төбендә дөнья (хикәя)
Нурия әби-бабай янында үскән чаклардан сакланган хәтер йомгагын чиште...
Нурия әби-бабай янында үскән чаклардан сакланган хәтер йомгагын чиште:
– 1952 еллар иде бугай, өйләргә электр утлары кертелде. Аңа кадәр өйдә минем вазифама кергән бердәнбер эш булган унлы лампаның филтәләрен карап тору, керосин салу, куык пыяласын чистарту инде кирәкми башлады. Көтү кайтып, башкалар ишегалды эшләрен бетереп кергәндә мин инде үз вазифамны башкарган булам. Казан астына яккалап, ашның кайнавын карап торган арада, учакның күмере яктысында матур әдәбият китаплары укыйм. Шул вакытта әби күреп алса, бетте, «быжгыра» башлый.
– Күзеңне бетерәсең, әй Аллам, ник ут алмыйсың, ни укыйсың тагын? – дип, куып та җибәрә иде.
– Тарих инде, әби, тарих, – ди Нурия. Үзе, әбисе килеп карый калса дип, дәрес китапларын янәшәдә генә тота. Ә Нуриягә тарих фәне, гомумән, авыр бирелә иде. Татарстан совхозының җидееллык мәктәбендә укыганда да, аннан соң Алабуга, Казан кооператив техникумында да, аңа бу фән аңлашылмады. Күп сүзләр сөйләнелә, әмма мәгънәләре миенә сеңми, бер дә башында калмый торган иде. Тарих дәресе булса, дер калтырап тора, кайвакыт җавапларны ятлап килә, ә әзерләнеп килмәгәндә сорасалар, билгеле инде, дәшми, алай-болай сөйләргә маташып тормый иде ул. – Тарих фәненнән дә гел «бишле» алып укылды шулай, чөнки ятлый идем, – дип, яшерми искә ала.
Авылга радио кертүләрен дә хәтерли Нурия. Бик еш исләренә төшеп, аның йөзендә елмаю чаткылары уята ул вакытлар.
– Ул елларда, өй эчен тутырып, җыр яңгыратырга ярата идек. Радио эшли башлагач, кичләрен гел концерт тыңлыйбыз. «Тыңлагыз, тыңлагыз, Казан сөйли! Мәскәү вакыты белән…» – диюгә, күңелләргә рәхәт булып китә.
Ә бабайның үз җыры. Артыннан сеңелләре үсеп килгәнгә, Нурия үзен бик яшьтән олыга санады. Бабасының «үчтеки-үчтеки», «терлин-терлин», «һоп-һоп-һоп»ларын тыңлап, аның тез башында сеңелләре тирбәлде. Бабайның бердәнбер җырын алар да яраттылар:
О-о-ой-ли, Порт-Артур
Торган җирләрем матур.
Порт-Артур дигән башкала
Күп калага баш кала.
Япун сугышына китсәм,
Туган җирләрем кала.
О-о-ой-ли, Порт-Артур,
Туган җирләрем матур.
Нурия әби-бабасы янәшәсендә күп матур җырлар өйрәнде. Патефон тәлинкәсендәге «Шомыртым», «Васфи-Камилә» җырларын көнгә ничә әйләндерделәр алар. Фортепианога җырлаучыларны аңламый иделәр шул. «Әй-и-и, тотындылар инде, сүндерегезче әле шул таз кагучыларны, чыңламасыннар», – дип, радионы ябып куйдырталар иде.
Шулай итеп, авыллар радио, электр өчен сузылган чатлы баганалар белән тула. Өйләрне электр утлары яктырта, радиодан яңгыраган көйләр күңелгә ял бирә.
– Ә инде гаилә җыелып, өстәл артына ашарга утыргач, ботка пешергән көн – иң рәхәт көн була торган иде, – дип искә ала Нурия. – Сөткә генә пешергән бер табак сап-сары ботканы өстәл уртасына утырталар. Ботканың уртасына зур гына чокыр ясап, аңа эретелгән сары май салалар, һәркемгә зур агач кашыклар тоттыралар. Кечкенә генә кулым белән кашыкка үреләм, аннан табактагы боткага. Кашыкка тутырып ботка алам да икенче кулым белән булышып, аны акрын гына авызыма китерәм. Тәмле, ашап туярлык түгел, мин бер алганны бүлә-бүлә ашый идем. Шушындый сары майлы ботка ашап үстем шул мин, аның тәме әле дә тел очымда, – ди Нурия.
Ашау, эчү, болары нәрсә ул, ә менә мәктәп еллары бер дә аның күз алдыннан китми. Мәктәп, мәктәп...
* * *
...Бабасы белән әбисе аны беренче класска укырга алып бардылар. Ә бабасы мәктәп бинасына кермәде.
– Керә алмыйм, ачуланма карчык, ачуланма, балам, – дип, тыныч кына сөйләнеп, бабай, озын таягына таянып, аларны тышта көтеп калды. Нурия бабасының бу кыланышын аңламады.
– Ни өчен, бабай, әйдә инде, – дип үтенеп караса да, бабасын берничек тә күндерә алмады ул. «Юк»тан башка аңлату сүзләре эзләп тормады бабасы.
Ә Нурия аның сәбәбен соңыннан, әбисеннән белде. 1916 елда аларның гаиләсен туган якларыннан Сахалинга озатыласы олаудан авылдашлары йолкып алып калганнар. Моның өчен ул авылдашларына чиксез рәхмәтле булды. Бөтен авыл күтәрелде бит, уйласаң, баш җитмәслек хәлләр. Хәтта бүгенге көндә дә уйларга куркыныч.
«Һич истән чыгарырга ярамый: кешегә гомер бер генә бирелә, дөнья ул уч төбендә, кызым», – дигән сүзләрне бик еш әйтте әбисе…
(Дәвамы киләсе санда).
Роза Гыйззәтуллина-Хәмидуллина
Мулла Иле-Яр Чаллы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев